«Могҗизалар иленә сәяхәт»: уен программасы (6+)

10 июнь көнне мәктәп яны лагере балалары өчен 6 нчы санлы китапханә «Могҗизалар иленә сәяхәт» дигән уен программасы уздырды. Балалар инглиз язучысы Льюис Кэрролның «Алиса в Стране Чудес» китабы белән танышты һәм әкият геройлары белән бергә китапта сүз баручы кызыклы вакыйгаларны кичерде. 
Сәяхәт шул ук исемдәге мультипликацион фильмнан кыска өзекне караудан башланды. Балаларны күңелле һәм мавыктыргыч сынаулар көтте: «Сүзләр төзе», «Гаҗәеп урманда» дип аталган логика буенча биремнәрне үтәде алар. Балалар әкият геройлары Шляпник һәм Март куяны белән бергә тылсымлы чәй эчүдә катнашты. Алар «Розаларны буя» һәм «Шляпниклар» уеннары уйнады, арифметик башваткычлар чиште, кызыклы викторинада катнашты. «Чешир мәчесеннән табышмаклар» дигән мавыктыргыч  презентация чараны тәмамлады. 

Балалар дус-тату рәвештә уеннарда актив катнашты. Чара азагында алар татлы бүләкләр алды. 

Поделиться: